«Сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык»: Ачык ишекләр көне (6+)

30 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә малайларны һәм кызларны, шулай ук аларның әтиләрен-әниләрен, әбиләрен-бабайларын Ачык ишекләр көненә чакырды. 

Бу көнне иң яшь кунаклар – башлангыч сыйныф укучылары рус әкияте бәйрәмендә катнаша алды. Балалар рус халык әкиятләре буйлап Пушкин әкиятендәге ат белән бергә юлга чыкты. Алар бик теләп табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, әкият геройларының исемнәрен тулыландырды, әкият исемнәрен тоташтырды, ребуслар чиште, тизлеккә төрле әкиятләрдән рәсемнәрнең пазлларын җыйды. Чара буеннан-буена матур һәм төсле рәсемнәрдән торган презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Рус халык әкиятләре бәйрәме кызыклы узды, балалар күтәренке кәеф һәм яхшы тәэсирләр алып кайтып китте. 

Миниатюра
10ф. Библиокафе «Читать подано! или Мечта гурмана»1
10ф.Библиокафе «Читать подано! или Мечта гурмана»
10ф. Книжный фримаркет
10ф.КВ
10ф.Праздник русской сказки «За Коньком-Горбунком в сказку русскую войдем»

Уртанчы сыйныф укучыларын «Укырга бирелде! яки Гурман хыялы» дигән китапханә кафесына чакырдылар. Ни өчен нәкъ менә китапханә кафесы? Чөнки китапны күңел азыгы диләр. Монда кунакларны «Укырга бирелде!» сүзләре белән каршы алдылар. Әдәби кафеда ассортимент күптөрле һәм бай булды. Монда «Халык зирәклеге» дигән мәкальләр салатын, «Серле» яки «Диңгез коктейле» дигән кабымлыкны татып карарга мөмкин булды. Кайнар ризык сыйфатында китапханә кафесына килүчеләргә «Валюталы» борщ, һәм шулай ук «Әкияти кыздырма» тәкъдим ителде – бу эчендә «Күпме әкият яңгырады?» дигән табышмак яшеренгән әкият. Һәм десертсыз нинди кафе! Десертка –  «Җиләкле» катлы торты. «Бөрлегән» сүзендәге хәрефләрдән балалар үзләре чын катлы торт ясый һәм татып карый алды. Кунаклар эчемлекләрнең тәмле тәмен билгеләп үтте. Мәсәлән, «Акыллыдан акыллылар» экзотик коктейлен болгаткан вакытта китап исемнәре хәрефләре бераз буталган иде, эчемлектән чын ләззәт алыр өчен кунакларга хәрефләрне дөресләп куярга кирәк булды, шулай ук «Шарада» исемле фито-морс та җәлеп иткеч булды. Китапханә кафесы балаларга бик күп уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте!

Китапханәдә көне буе «Укучыдан укучыга» дигән китап фримаркеты эшләде. Бу көнне алмашу өчен төрледән-төрле жанрда – рус классиклары әсәрләре, детективлар, мәхәббәт романнары, фантастика тәкъдим ителде. Монда теләге булган һәркем үзенә ошаган китапны ала яисә үзе укыганны башкалар алып килгән китапларга алыштыра алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: